Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәренә килде. Визиты кысаларында ул «Хортум» ФҖП ҖЧҖ компенсаторлар җитештерү заводы эше белән танышты.
Сильфон компенсаторы – корыч торбаүткәргечләрнең күләмнәре үзгәрүне имин компенсацияләү өчен билгеләнгән хәрәкәтчән торбаүткәргечләр кушылуы. Эшләнмәләр сәнәгатьнең төрле тармакларында (энергетика, нефть химиясе, химия) һәм коммуналь өлкәдә киң кулланыла.
Рөстәм Миңнеханов яңа заманча җиһазлар белән җиһазландырылган җитештерү линиясен карады, җитештерелә торган продукция үрнәкләре белән танышты.
«Хортум» заводы директоры Айрат Харисов хәбәр иткәнчә, җитештерелә торган компенсация тулысынча үзләренең комплектлау әйберләреннән тора. Ә үз конструкторлык бүлеге булу стандарт булмаган үтәлештәге компенсаторларны эшләргә мөмкинлек бирә.
Рөстәм Миңнеханов җитештерүне югары дәрәҗәдә оештыруны билгеләп үтте һәм яңа юнәлешләрне үзләштерергә тәкъдим итте. "Компенсация буенча сез дөнья дәрәҗәсенә ирештегез. Бу – заманча югары технологияле завод. Сезгә алга барырга, яңа линияләрне үстерергә кирәк", - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев озата йөрде.