Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов танылган Татарстан табибы, Бөек Ватан сугышы ветераны, хәрби-кыр хирургы Татьяна Андреевна Емелинаның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Тиешле телеграмманы ул аның сеңлесе Анна Андреевна Емелинага юллады.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив штабы утырышында катнашты. Утырыш видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Дмитрий Патрушев рәислегендә узды.
Торак төзелеше программалары буенча республикада 2 млн.137 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, ягъни планның 72% ы, бу узган ел белән чагыштырганда 18% ка күбрәк. 2 атна эчендә торак тапшыру динамикасы 126,4 мең кв. метр тәшкил итә. Биектау һәм Тукай районнарында торак тапшыру планы тулысынча үтәлгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Шәһәр һәм районнар башлыкларына, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, хокук саклау органнарына, Роспотребнадзорга мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте учреждениеләрендә эпидемиягә каршы чараларны оештыруны тикшереп торуны көчәйтергә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге» федераль тикшеренү үзәген 75 еллыгы белән котлады.
Бүген Казанда «Корстон» КСКК мәйданчыгында әлеге истәлекле датага багышланган тантаналы чара узды.
Чарада катнашучыларга «РФА КазФҮ" ФТҮ үсеше тарихы турында видеоролик күрсәтелде.
Татарстан машина төзүчеләре икътисад үсешенә һәм илнең оборона сәләтен ныгытуга лаеклы өлеш кертәләр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Машина төзүчеләр көненә багышланган чарада хәбәр итте.
Тантана башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты республика предприятиеләренең машина төзелеше продукциясе күргәзмәсе белән танышты.
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, тармак ветераннары, авыл хезмәтчәннәре һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында “Татспиртпром” АҖ Директорлар советы утырышы узды. Аны ТР Премьер-министры, Татспиртпром” АҖ Директорлар советы рәисе Алексей Песошин уздырды.
Бай табиблык тәҗрибәсе, фәнни казанышлары һәм нәтиҗәле белем бирү технологияләре нәтиҗәсендә Казан дәүләт медицина академиясе медицина кадрларын үстерү урыны дип танылды. Академия укытучылары Россиядә һәм чит илләрдә дә лаеклы абруйга ия, киң танылган медицина бергәлегендә югары класслы белгечләр алар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт медицина академиясенең 100 еллыгы уңаеннан уздырылган тантанада хәбәр итте. Бу чара "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис шәһәрен алга таба үстерү проекты, шул исәптән торак, офис-производство объектлары һәм сәүдә-күңел ачу инфраструктурасы төзелеше белән танышты.