Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Республика көне уңаеннан мөрәҗәгате.
Бүген Татарстан башкаласында Зур Казан боҗрасының яңа участогы - ТАССР 100 еллыгы магистрале ачылды. Бу - Казан трассасын төзүнең беренче этабы. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Россия Федерациясе транспорт министры Евгений Дитрих, Россия Федерациясе төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Зарина Догузова белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров республиканың күренекле кешеләренә дәүләт бүләкләре тапшырдылар. Бүләкләргә икътисадый, социаль, мәдәни, мәгариф, авыл хуҗалыгы һәм башка тармакларда 42 татарстанлы лаек булды.
Тантана Казан Кремлендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы составына керүче төбәкләрне социаль-икътисадый үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты.
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Киңәшмәне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин алып барды.
Киңәшмәдә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Россия Төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казахстан Республикасы мәгълүмат һәм иҗтимагый үсеш министры Аида Балаева белән очрашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов адресына Татарстан Республикасы Көне һәм ТАССР 100 еллыгы уңаеннан котлау телеграммалары килә
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республиканың Мәгълүмат һәм иҗтимагый үсеш министры Аида Балаева белән очрашуда киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
РФ Федераль Җыенының Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко татарстанлыларны һәм республика җитәкчелеген Республика Көне белән котлады. Котлау сүзләре белән телеграмманы ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга юллады.
29-30 август көнне республика шәһәрләрендә һәм районнарында ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чаралар узачак. Эпидемиологик ситуацияне исәпкә алып, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чаралар үткәргәндә санитар һәм профилактик таләпләрне катгый үтәргә кушты. Бүген бу хакта ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.