Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркының авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды

12.12.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркының авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.

Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать паркының ярминкә мәйданчыгын һәм сәүдә павильоннарын карады, авыл хуҗалыгы товарларының тәкъдим ителгән ассортименты һәм продуктларның төп категорияләренә бәяләр белән танышты, шулай ук сатып алучылар һәм сатучылар белән аралашты. Ярминкәдә Арча һәм Кукмара районнары, Татарстан Кулланучылар берлеге, Татарстан фермерлары продукциясе тәкъдим ителгән иде.

Барлыгы 11 млн. сумлык продукция китерелгән. Шул исәптән бәрәңге һәм яшелчәләр – 48,6 тонна, сыер ите – 11 тонна, дуңгыз ите – 1,4 тонна, кош ите – 1,3 тонна, сөт – 3,2 тонна, каты сортлы сырлар – 400 кг, атланмай – 300 кг, шикәр комы – 5 тонна, он – 5 тонна, ярмалар – 6 тонна, ашлык – 20 тонна, бал – 1,1 тонна. Казанлылар, гадәттәгечә, кибетләргә караганда, арзанрак бәяләрдән товарлар сатып ала алды.

Тулаем алганда, Казан, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләрендә һәм Зеленодольск районында үткәрелгән 13 ярминкә нәтиҗәләре буенча 972 млн сумлык продукция китерелгән һәм сатылган. Шәһәр халкы 1100 тонна ит, 248 тонна төрле сөт, 3,8 млн.данә тавык йомыркасы, 545 тонна он һәм 764 тонна шикәр комы, 23,4 мең тонна бәрәңге һәм яшелчә сатып алган.

Исегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгы ярминкәләре 12 сентябрьдә эшли башлады һәм атна саен Яңа елга кадәр дәвам итәчәк. Төрле мәйданчыкларда ассортиментның үз үзенчәлекләре бар һәм халыкның ихтыяҗларын исәпкә алып төзелгән.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.