Казанда Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпия уеннарын уздыруга зур әзерлек башланды

15.12.2020

Татарстан башкаласында Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпия уеннарын уздыруга зур әзерлек башланды. Әзерлекнең барышы һәм уеннар программасы турында Татарстанның спорт министры Владимир Леонов ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта сөйләде.

Казан Россия территориясендә беренче тапкыр Бөтендөнья Махсус кышкы Олимпия уеннарын үткәрү хокукын яулады. Интеллектуаль тайпылышлары булган спортчылар өчен бу ярышлар бик мөһим, аңа җитди һәм ныклап әзерләнергә кирәк.

Владимир Леонов ассызыклаганча, проектның төп максаты - интеллектуаль тайпылышлары булган кешеләргә җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзасы булуына ярдәм итү.

Бөтендөнья кышкы уеннарда дөньяның 108 иленнән 2000 спортчы һәм юнифайд-партнер катнашачак. Ярышлар 7 дисциплинада узачак: тау чаңгысы спорты, сноуборд, флорбол, чаңгы узышлары, фигуралы шуу, шорт-трек һәм снегоступларда (кардан йөри торган махсус җайланмаларда) йөгерү.

Ярышлар “Зөя” тау чаңгысы базасында (тау чаңгысы спорты һәм сноуборд), “Буревестник” стадионында (снегоступларда йөгерү), Казан теннис академиясендә (флорбол), спорт сараенда (фигуралы шуу һәм шорт-трек), чаңгы-биатлон комплексында (чаңгы узышлары) узачак.

Ачылу һәм ябылу тантаналарын 2022 елның 22-28 гыйнварында уздыру планлаштырыла. Спорт ярышларыннан тыш, зур мәдәни программа да булачак.

Уеннарда эшләү өчен 3000ләп волонтёрны җәлеп итү планлаштырыла. Гаризалар 2021 елның маена кадәр SOKAZAN2022.com сайтында кабул ителә.

 

Белешмә өчен:

Махсус Олимпиада - 1968 елда АКШта оештырылган халыкара хәрәкәт. Хәрәкәтнең төп максаты - интеллектуаль үсеш үзенчәлекләре булган кешеләрне дискриминацияләүне туктату. Хәрәкәт физкультура-сәламәтләндерү чаралары һәм сәламәтлекләре буенча интеллектуаль чикләүләр булган затлар өчен ярышлар уздыру белән шөгыльләнә.

Уеннар һәр ике ел саен кыш һәм җәй айларын чиратлаштырып үткәрелә. Алдагы кышкы уеннар Австриядә (2017 ел), ә җәйге уеннар Әбу-Дабида (2019 ел) узган.

 


ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте