Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә В.Д. Шашин ис. «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышта катнашучылар агымдагы елның 9 аенда «Татнефть» ГАҖ бюджеты үтәлеше нәтиҗәләрен карадылар һәм 2020 елның ноябренә бюджетын расладылар.
Татарстанда 2020 ел башыннан хайваннарда котыру авыруының 29 очрагы ачыкланган. Бу хакта Татарстанның Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасы Гилян провинциясе губернаторы Арсалан Заре белән очрашты.
Очрашу видеоконференцэлемтә режимында узды.
Яклар сәүдә, агросәнәгать өлкәләрендә алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
23 октябрьгә Татарстанда 2 млн 197 мең кв. метр торак, ягъни планда каралганның 74%ы файдалануга тапшырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры МаратАйзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне районнар белән видеоконференция элемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Казан” агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. ТР Хөкүмәте башлыгын республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Идел буе федераль округы составына керүче РФ субъектларының социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмәне видеоконференция режимында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров уздырды.
2020 елда Экология министрлыгының дәүләт инспекторлары табигатьне саклау законы бозылуның 4 меңнән артык очрагын ачыклаган, бу узган елның шул чорына караганда 800гә кимрәк.
Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта билгеле булды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмә видеоконференция форматында Россия Премьер-министры урынбасары Татьяна Голикова рәислегендә узды.
Дубай инвестфорумы - Татарстанның инвестицион мөмкинлекләрен тәкъдим итү, чит ил партнерлары белән тәҗрибә бүлешү, яңа элемтәләр урнаштыру өчен бик әйбәт мәйданчык. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубай еллык инвестицион форумында (Annual Investment Meeting - AIM) катнашучыларны сәламләү сүзендә әйтте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Измир провинциясенә (Төркия) эш сәфәре кысаларында Оештырылган сәнәгать зонасы предприятиеләрендә булды.