Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Сбербанк арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Сбербанк президенты, идарәсе рәисе Герман Греф кул куйды.
Хезмәттәшлек кысаларында төп юнәлешләр - сәламәтлек саклау, мәгариф, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохитенең куркынычсызлыгы, транспорт һәм энергетика инфраструктурасы, туризм, финанс хезмәтләре һәм экспортка юнәлешле предприятиеләргә ярдәм итү.
Герман Греф хәбәр иткәнчә, Сбербанк Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән төрле юнәлешләр буенча күптәннән һәм уңышлы хезмәттәшлек итә. «Бүгенге имзалау безнең хезмәттәшлекнең чираттагы этабы булачак. Ул Татарстанда яңа цифрлы технологияләр һәм автоматлаштырылган системаларны тиз һәм сыйфатлы гамәлгә кертергә мөмкинлек бирәчәк", - диде Герман Греф.
Искәртик, бүген Сбербанк университетында Татарстан Республикасы дәүләт органнары җитәкчеләре урынбасарлары өчен «Цифрлы трансформация (CDTO дәрәҗәсе)»дигән укулар ачылды. Чарада Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.