Бүген Чаллыга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов быел капиталь ремонт ясалган «Нур» яшьләр үзәгендә булды. Рөстәм Миңнехановны ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев озата йөрде.
Яшьләр үзәге – Россиядә студентлар яшьләре белән эшне оештыру буенча иң эре учреждениеләрнең берсе. Көн саен «Нур»га 200дән артык кеше йөри. Клуб берләшмәләрендә даими катнашучылар саны 370 кеше тәшкил итә.
Рөстәм Миңнеханов өчен яңартылган үзәк буенча экскурсия уздырдылар, яшьләр оешмалары һәм берләшмәләре эшчәнлеге белән таныштырдылар. «Без теләсә нинди катлаулылыктагы биналар төзергә өйрәндек, әмма иң мөһиме – аларга кешеләр йөрү. Биредә тормыш кайнарга тиеш. Сез – яшь актив балалар, сезгә уңышлар телим", - диде Рөстәм Миңнеханов яшь чаллылылар белән очрашуда.
«Нур»ны карау кысаларында Татарстан Президентына Татарстанның яшьләр үзәкләрен яңарту программасы кысаларында яшьләр үзәкләре эшчәнлеге стандартын тәкъдим иттеләр. ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов чыгышында билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә республикада 27 районда 37 яшьләр үзәге үз эшчәнлеген алып бара. Бүгенге көндә өч төп яссылыкта эшләүнең база принциплары формалаштырылган: инфраструктура һәм ремонт, кадрлар һәм программалар белән тәэмин итү. Болар барысы да стандарт нигезенә салынган. Киләчәктә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы яшүсмерләр клублары һәм лагерьлары буенча стандарт булдыру максатын куя.