Яңалыклар

17.08.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Баулы районында булды. Аны ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм район башлыгы Ильяс Гозәиров озата йөрде.

16.08.2025

Татарстан Республикасында Россия Дәүләт флагы көнендә гадәттәгечә төрле чаралар узачак. Бу хакта бүген Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

16.08.2025

Татарстан Республикасында «Безнең ишегалды» программасы буенча юл эшләре 91%ка башкарылган, соңгы ике атнада динамика 9% тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

16.08.2025

Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин мәктәпләрне, хастаханәләрне, мәдәният учреждениеләрен һәм торак фондын капиталь яңарту эше турында сөйләде.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

15.08.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районында эш сәфәрендә булды.

15.08.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Лаеш районында булды. Визит кысаларында Республика Рәисе «Нармонка» агрофирмасында булды, анда яшелчәләр үстерү буенча инвестпроектны гамәлгә ашыру белән танышты.

14.08.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинның Кыргызстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәисе – Кыргызстан Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесе Адылбәк Касыймалиев белән очрашуында катнашты.

14.08.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов VII Кыргызстан-Россия икътисадый форумының пленар утырышында чыгыш ясады.

14.08.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кыргызстанга эш сәфәре кысаларында VII Кыргызстан-Россия икътисадый форумын рәсми ачуда катнашты. 

13.08.2025

Бүген кич Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасына эш сәфәренә килде.

Рөстәм Миңнеханов VII Кыргызстан-Россия икътисадый форумын рәсми ачуда һәм форумның пленар утырышында катнашачак.

 

 

Битләр: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>