Казахстанга эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстанда Костанай өлкәсе Хакиме Кумар Аксакалов белән очрашты.
"Бу катлаулы чорда Россия һәм Казахстан нәтиҗәле сәүдә-икътисади һәм мәдәни-гуманитар партнерлыкны саклап калды. Без Президент Касыым-Жомарт Токаевка Татарстан - Казахстан хезмәттәшлеген үстерүгә аерым игътибар биргәне һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруда үзгәрешсез ярдәм күрсәтергә әзер булуы өчен рәхмәтле", - диде республика Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, Казахстан - Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе. Үзара сәүдә күләме динамик үсеш күрсәтә. Рөстәм Миңнеханов азык-төлек сәнәгате, машина төзелеше, АСК, энергетика, нефть химиясе һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек өчен яхшы мөмкинлекләр барлыгын билгеләде.
Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстан - Казахстан багланышларының көн тәртибе шактый бай. Даими нигездә төрле дәрәҗәдәге делегацияләр алмашуы алып барыла. Эшлекле хезмәттәшлекне һәм туристик багланышларны үстерүгә Казан, Астана һәм Алматы арасында даими авиа- һәм тимер юл элемтәсе ярдәм итә.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Костанай өлкәсе белән хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеген югары бәяли. "Бездә күп кенә юнәлешләр буенча элемтәләрне үстерү өчен яхшы нигез бар", - дип өстәде Татарстан Республикасы Рәисе.