Бүген Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Казахстан Республикасының Төньяк Казахстан өлкәсе хакимияте арасында үзара аңлашу турындагы меморандум имзаланды.
Документка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Төньяк Казахстан өлкәсе Хакиме Нурмөхәмбәтов имза салды. Имзалау тантанасы Казан Кремлендә узды.
Искәртәбез, Төньяк Казахстан өлкәсе Хакиме Гауез Нурмөхәмбәтов вәкиллекле делегация белән Татарстанга эш визиты белән килде.
Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында төбәкара дәрәҗәдә алдагы багланышлар, сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
"Без гадәттәгечә дустанә Россия-Казахстан мөнәсәбәтләре кысаларында Казахстан белән элемтәләрне киңәйтү мөмкинлеген югары бәялибез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Безнең илләрнең президентлары төбәкләр дәрәҗәсендә багланышларны актив рәвештә хуплыйлар".
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Казахстан делегациясе әгъзаларын 25 октябрьдә билгеләп үтелгән Казахстан Республикасы көне белән котлады.
Татарстан Рәисе искә төшергәнчә, Казахстан - Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе.
Безнең Төньяк Казахстан өлкәсе белән үзара файдалы партнерлыкны үстерү өчен мөмкинлекләребез күп, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан белән Төньяк Казахстан өлкәсе хакимияте арасында имзаланган үзара аңлашу турындагы меморандум төбәкләр арасында кооперация үсешенә яңа этәргеч бирәчәк. Шулай итеп, агросәнәгать комплексы, азык-төлек сәнәгате, энергетика һәм нефть химиясе, машина төзелеше, мәгълүматлаштыру һәм башка мөһим өлкәләрдә хезмәттәшлек итү өчен яхшы мөмкинлекләр бар.
Рөстәм Миңнеханов казах коллегаларын 2026 елның май аенда Казанда узачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVII халыкара икътисади форумында катнашырга чакырды.