Татарстан Рәисе Астанада Казахстанның беренче вице-премьеры Роман Скляр белән очрашты

31.10.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстанга эш сәфәре кысаларында Астанага килде. Н. Назарбаев исемендәге халыкара аэропортта аны Казахстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Роман Скляр каршы алды.

Казахстан башкаласына республика Рәисе Кустанайдан килде, аңарчы ул анда Кустанай өлкәсе Хакиме Кумар Аксакалов белән очрашу үткәргән иде.

Роман Скляр белән эшлекле очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казахстан Татарстанның төп сәүдә партнерларының берсе булып кала. 2025 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча товар әйләнеше уңай динамика күрсәтә - 45%ка үсеш.

Очрашуда сәнәгать, АСК, энергетика өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.

Республика Рәисе ассызыклаганча, Татарстан предприятиеләре өчен Казахстан базары зур кызыксыну уята. "Без сезгә уртак икътисадый проектларны гамәлгә ашыруда һәрьяклап ярдәм иткәнегез өчен рәхмәтле", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.