Бүген кич Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасына эш сәфәренә килде.
Казахстанга эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов берничә шәһәрдә булачак, шулай ук Казахстан хезмәттәшләре белән эшлекле очрашулар һәм сөйләшүләр уздырачак, сәнәгать предприятиеләре эшчәнлеге белән танышачак.