Бүген Казанда Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының Бөтенроссия киңәшмәсе уза. Киңәшмәнең темасы - "Урманнарны торгызу һәм урманнарны үрчетү", чара федерация субъектлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Министрлар Кабинетының утырышлар залында узды.
Киңәшмәне РФ табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары Евгений Марков үткәрде.
Татарстанга Малайзиянең Югары хакиме Солтан Ибраһим килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары Евгений Марков һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Советников белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Халыкара текбол федерациясе рәисе Виктор Хусар белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Теләче районында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Теләче районының Борчаклы яз авылында «Борчаклы яз» агротуризм ял базасында булды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов урып-җыю эшләренең барышы белән танышу һәм авыл хуҗалыгы объектларын карау өчен берничә муниципаль районга эш сәфәре кыла.
Беренче район - Кукмара муниципаль районы, анда гектардан уртача 50 центнер уңыш чыга. Аннары Рөстәм Миңнеханов Саба муниципаль районында булды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кукмарага эш сәфәре кысаларында республика шәһәрләре һәм районнарына 57 яңа мәктәп автобусы тапшыру тантанасында катнашты. Техниканы 20 муниципалитетның уку йортларына җибәрәчәкләр.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кукмара 3 нче урта мәктәбенең яңа корпусын ачуда катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кукмара районында эш сәфәрендә булды. Визиты вакытында ул урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты. Республика Рәисен ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев озата йөрделәр.