Яңалыклар

06.09.2025

Төзүчеләр инженерлык инфраструктурасын төзү һәм яңарту программаларын төгәлләү чорына якынлаштылар. Алты программа буенча йөкләмәләр тулысынча үтәлгән. Калганнарның күбесен гамәлгә ашыру шулай ук йомгаклау этабына чыккан. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

05.09.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Владивостокка эш сәфәре кысаларында юбилейлы унынчы Көнчыгыш икътисадый форумы мәйданчыгында булды.

05.09.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров җитәкчелегендәге республика делегациясе Луганск Халык Республикасының Лисичанск шәһәрендә булды. Аларны ТР Премьер-министры урынбасары Фәнил Әһлиуллин озата йөрде.

04.09.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Премьер-министр Алексей Песошин һәм ТР Рәисе Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров җитәкчелегендәге республика делегациясе Луганск Халык Республикасының Рубежное шәһәрендә булды. Сәфәрләрендә аларны ТР Премьер-министры урынбасары Фәнил Әһлиуллин озата йөрде.

04.09.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә 50 яңа пассажир автобусыннан торган чираттагы партияне тапшыру тантанасында катнашты.

04.09.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм МиңнехановМинзәлә районына эш сәфәренә килде. Аны ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм район башлыгы Айдар Сәлахов озата йөрде.

04.09.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Актанышка эш сәфәре кысаларында 103 нче янгын сүндерү-коткару часте бинасында булды. Аны Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе Ирек Кадамов һәм Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов озата йөрде.

04.09.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Актаныш үзәк район хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлегенең яңа бинасын ачуда катнашты.

04.09.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Актаныш районына эш визиты белән килде. Аны ТР вице-премьеры авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры Марат Җәббаров һәм Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов озата йөрде.

 

03.09.2025

Бүген Г. Камал исемендәге театрның яңа бинасында. Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгенең 80 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Битләр: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>