Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Биектау районының Инеш бистәсендә «Казаньсельмаш» ҖЧҖ җитештерү комплексын эшчәнлеге белән танышты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Биектау районының Эстачи бистәсендәге яңа микрорайонда табигый газ җибәрүдә катнашты. Анда актив рәвештә торак төзелеше алып барыла.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Биектауда «Импульс» яшьләр үзәген ачуда катнашты.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика муниципаль районнарында эш сәфәрендә булды. Беренче Зеленодольск муниципаль районы булды, анда Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы объектлары эшчәнлеге белән танышты, шулай ук район активы вәкилләре белән очрашты.
Малайзиянең Югары хакиме Солтан Ибраһим Ростех дәүләт корпорациясенең «Россия вертолетлары» холдингының Казан вертолетлар заводында булды. Ул Россиягә беренче рәсми визиты вакытында Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында предприятиедә булды. Малайзия солтанын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.
Татарстан Республикасында Физкультурачылар көнен бәйрәм итү кысаларында 250дән артык физкультура-спорт чарасы узачак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Татарстан Республикасында торак төзелеше буенча еллык план 80%ка үтәлгән. Республика буенча төзүчеләр тарафыннан 2 млн 599 мең кв. м. торак тапшырылган. Коммерциячел торак төзүчеләр планның 33%ын тапшырган. Әзер 70 йортның мәйданы 558 мең кв. метрдан артып китә.
Социаль ипотека программасы 61%ка үтәлгән. Быел тапшырырга планлаштырылган 35 йортның 11е әзер. Файдалануга тапшырылган торак мәйданы - 99 мең кв. м.
Шәхси торак сегментында файдалануга тапшырылган йортларның мәйданы - 1 млн 941 мең кв. м.
Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстанда яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән барлык федераль программалар һәм илкүләм проектлар тулы күләмдә гамәлгә ашырыла. Комплекслы һәм максатчан эш Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатларына ирешүгә юнәлдерелгән. Бу хакта бүген Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы совет утырышында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Малайзиянең Югары хакиме Солтан Ибраһим белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Пермь краенда эш сәфәрендә. Эш сәфәренең төп максаты - Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашу.