Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Росздравнадзор) җитәкчесе Алла Самойлова белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.
Тармакның актуаль мәсьәләләре, кайбер юнәлешләр буенча хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.