Рөстәм Миңнеханов: Пандемия чорында Татарстанның төзелеш комплексы үз эшен туктатмады

21.01.2021

Татарстанның төзелеш комплексы - республика икътисадының иң эре секторларының берсе - гамәлдәге чикләүләргә карамастан, үз эшен бер генә көнгә дә туктатмады. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында хәбәр итте.

Утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Никита Стасишин белән очрашты һәм аңа ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды.

Үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика икътисады структурасында төзелеш тармагы өлеше якынча 8% тәшкил итә - бу 2019 ел дәрәҗәсе. Татарстанның төзелеш комплексында узган елда гомуми суммасы 64 млрд. сумлык 50 республика программасы һәм 6 илкүләм проект гамәлгә ашырылган. Әлеге чаралар кысаларында 3 мең 816 объект төзелде һәм ремонтланды: мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт, мәдәният һәм башкалар.

Татарстан Президенты халыкны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү өчен шартлар тудыру буенча башкарылган эшне аерым билгеләп үтте. Республика бюджеты һәм «Спорт - тормыш нормасы» федераль проекты ярдәмендә узган ел 204 спорт корылмасы файдалануга тапшырылды, шуларның 19ы - эре объектлар.

«Тулаем алганда, без торак төзелеше күләмен саклап кала алдык (2 млн 680 мең квадрат метр), шулай ук социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча барлык йөкләмәләрне дә үти алдык. Төзүчеләргә башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерәсем килә", - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Ул ассызыклаганча, гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән программаларны гамәлгә ашыру тулы күләмдә дәвам итәчәк. 44 программа планлаштырылган, аларны үтәү өчен 50 млрд.сум каралган. ТР Президенты бюджет акчаларын куллануның нәтиҗәлелегенә һәм коррупцион гамәлләрне бетерүгә аерым игътибар бирергә өндәде.

Узган ел проблемалы өлешле объектларны файдалануга тапшыру буенча зур эш башкарылды. Рөстәм Миңнеханов РФ Хөкүмәтенә һәм Өлешчеләрне яклау фондының күзәтчелек советына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Президенты ассызыклаганча, быел бу мәсьәлә буенча эшне төгәлләргә кирәк.

Барлык кыенлыкларга да карамастан, узган ел төзелеш материалларының җитештерү базасын саклап калу гына түгел, арттыру да булды. 5 яңа предприятие ачылды, шул исәптән «Алабуга» МИЗда цемент җитештерүне эшләтеп җибәрү. "Бу юнәлешне үстерергә кирәк. Татарстанга кертелә торган төзелеш материаллары өлешен киметү, яңа производстволарны эшләтеп җибәрү һәм модернизацияләү буенча эшне дәвам итәргә кирәк", - дип өстәде Татарстан Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.