Торак-коммуналь хуҗалык - халык күз алдында торган тармак. Бу өлкәдәге барлык проблемаларны оператив рәвештә хәл итәргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республикада каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге реформа буенча зур эш алып барыла. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы алдында каты коммуналь калдыкларны эшкәртү, утильләштерү, энергетик утильләштерү объектларын, шулай ук каты коммуналь калдыклар җыелу урыннарын булдыру бурычы тора. «Әлеге эшне барлык ведомстволар белән бергә оештырырга кирәк. Безнең 2 регоператорыбыз бар, алар үз бурычларын үтәргә тиеш», - диде ул.
Коммуналь предприятиеләрнең иң мөһим бурычларыннан берсе - җылыту сезонын үткәрү, дип билгеләп үтте ТР Президенты. Район һәм шәһәр округлары башлыкларының бурычы-җылылык бирү сезонына әзерлекнең реаль планын үз вакытында Формалаштыру һәм аның үтәлешен ныклы контрольдә тотуны тәэмин итү.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыюны тәэмин итү эшен дәвам итәргә өндәде.