Рөстәм Миңнеханов Росреестр башлыгы Олег Скуфинский белән очрашты

22.01.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчесе Олег Скуфинский белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Яклар Татарстан белән Росреестр арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре, кадастр исәбенә алу һәм күчемсез мөлкәткә хокукларны теркәү системасын үстерү өлкәсендә яңа инструментлар кертү турында фикер алыштылар.

Элегрәк Татарстан Җир һәм күчемсез мөлкәт турында бердәм мәгълүмат ресурсын булдыру буенча эксперимент гамәлгә ашырыла торган Россиянең дүрт сынау төбәгеннән берсе булган иде. Татарстан Республикасыннан тыш сынауга Пермь крае, Краснодар крае һәм Иркутск өлкәсе дә керде. Тиешле карар Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин тарафыннан 2020 елның 31 декабрендә имзаланды. Эксперимент үткәрүне тәэмин итүгә вәкаләтле федераль башкарма хакимият органнары – Росреестр һәм Цифрлы үсеш министрлыгы.

Әлеге экспериментның максаты – төрле дәүләт мәгълүмат ресурсларында булган җир һәм күчемсез мөлкәт турындагы мәгълүматларны җыю һәм чагыштыру, шулай ук әлеге белешмәләрне Бердәм мәгълүмат ресурсына җир кишәрлекләрен һәм күчемсез мөлкәтне куллануның нәтиҗәлелеген арттыру өчен берләштерү нигезләрен эшләү.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.