Рөстәм Миңнеханов ТР Төзелеш министрлыгы коллегиясендә эшләнелә торган документларның сыйфатын җентекләп күзәтергә чакырды

21.01.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында катнашты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, төзелеш комплексы өчен генпланнарны һәм җирдән файдалану һәм җирлекләр төзү кагыйдәләрен эшләү һәм раслау мөһим мәсьәлә булып кала. ТР Президенты генпланнарда агымдагы вәзгыятьнең генә түгел, перспектив үсеш планнарының чагылыш табуына аерым игътибар бирергә өндәде. Ул шулай ук эшләнелә торган документациянең сыйфатын катгый контрольгә алырга, эшләрне башкаруга сыйфатлы техник биремнәрне тәэмин итәргә һәм эштә цифрлы технологияләрне активрак кулланырга кушты.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Республикада пространство мәгълүматлары фонды булдырылган, ул җирле үзидарә органнарына техник биремнәрне әзерләүдә һәм эшләрне кабул итүдә түләүсез ярдәм итәргә әзер. Әмма барлык муниципалитетлар да мондый мөмкинлектән файдаланмады. Татарстан Президенты бу юнәлештә нәтиҗәле эшне тәэмин итәргә кушты.

Торак пунктларның һәм территориаль зоналарның чикләре турында күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына мәгълүматлар кертү проблемасы элеккечә үк кискен тора. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2024 елдан кадастрда әлеге мәгълүматлар булмаганда, төзелешкә рөхсәтләр бирү мөмкин булмаячак. "Район башлыкларына торак пунктларның һәм территориаль зоналарның чикләре турындагы мәгълүматларны законда билгеләнгән срокларда Росреестрга җибәрүне тәэмин итәргә кирәк. Төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалык министрлыгына әлеге документацияне барлык этапларда да эшләүне һәм раслауны контрольдә тотарга кирәк», - диде ТР Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.