Татарстан Президенты Абу-Дабида «Тавазун» холдингы җитәкчелеге белән очрашты

21.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Тавазун» холдингы башкарма директоры Тарек Абдул Рәхим Әл Хәсәни белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Абу-Дабига (БГӘ) эш сәфәре кысаларында узды.

"Тавазун" – оборона производствосында специальләшкән стратегик инвестиция компаниясе. Аңа 2007 елда Абу-Дабида нигез салынган.

Элегрәк IDEX халыкара оборона күргәзмәсе кысаларында 2019 елда «Тавазун» фонды «Аурус» ҖЧҖдә 36% күләмендә өлеш алачак һәм якындагы өч елда компаниягә 110 млн.сум инвестицияләр кертәчәк дигән килешүгә кул куелган иде. Килешүдә күрсәтелгәнчә, «Тавазун» шулай ук Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка илләрендә Aurus модель линиясенең генераль дистрибьюторы булачак.

«Тавазун» холдингы җитәкчелеге белән очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстанның инвестицион потенциалы һәм «КАМАЗ», «Эйдос-медицина» һәм башка юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итәргә әзер булуы турында сөйләде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.