Рөстәм Миңнеханов БГӘдә IDEX кораллар һәм хәрби техника күргәзмәсендә булды

21.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабида (БГӘ) ачылган IDEX 2021 халыкара кораллар һәм хәрби техника күргәзмәсенә килде.

IDEX – дөньяда иң зур корал күргәзмәләренең берсе. Һәр ике ел саен биредә заказчылар һәм хәрби корал, хәрби техника, сак һәм куркынычсызлык системалары җитештерүчеләр җыела. Гадәттәгечә, Россия Федерациясе стенды да куела. Экспозицияне оештыручы – «Рособоронэкспорт " АҖ.

Татарстан Президенты гадәттәгечә мактаулы кунаклар арасында. Рөстәм Миңнеханов «Ростех» дәүләт корпорациясе, Рособоронэкспорт, «Алмаз-Антей» концерны, «Калашников» концерны, Хәрби-сәнәгать компаниясе, «Росэлектроника», «Швабе» холдингы, «Техмаш» концерны, Казан дары заводы, «Радиозавод» АҖ, «Проект-техника» корпорациясе, «Рубин» фәнни-җитештерү предприятиесе һ.б. компанияләрдән торган Россия стендын карады. Татарстан Республикасы предприятиеләре күргәзмәдә беренче тапкыр 1995 елда катнаша башлаган иде.

IDEX 2021 киңлекләрендә Татарстан Президенты Үзбәкстан Эчке эшләр министры Пулат Бобожонов белән очрашты. Әңгәмәдә шулай ук «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин да катнашты. Яклар автогигант линиясе буенча Татарстан Республикасы һәм Үзбәкстан Республикасы арасында хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.