Татарстан Президенты: БГӘ – икътисадый багланышларны үстерү өчен иң кызыклы партнерларның берсе

21.02.2021

БГЭ – икътисадый багланышларны үстерү өчен иң кызыклы партнерларның берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов БГӘ Икътисад министры Абдалла бин Тук Әл Магарри белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Абу-Дабига эш сәфәре кысаларында узды.

Президент билгеләгәнчә, Россия-Әмирлек мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан БГӘ белән сәүдә-икътисадый һәм гуманитар элемтәләрне һәрьяклы үстерү белән кызыксына. «Без Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән булган партнерларыбыз белән хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәсен сакларга тырышабыз", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

2019 елда Татарстан белән БГӘ арасында товар әйләнеше 20 млн. доллардан артып киткән, әмма 2020 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча 9,3 млн. долларга кадәр кимегән дә.

Рөстәм Миңнеханов IDEX-2021 кораллар һәм хәрби техника күргәзмәсен оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде. «Әлеге зур чарада булу безнең өчен традициягә әверелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый әһәмиятле вакыйгаларны имин үткәрү өчен барлык шартлар да тудырылган», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан да Дубайдагы Инвестицион форумда даими катнаша. «Әлеге форум ярдәмендә без күргәзмә эшчәнлеге өлкәсендә кыйммәтле тәҗрибә туплыйбыз, чит ил инвестицияләрен турыдан-туры җәлеп итү, төзелеш һәм логистика, авыл хуҗалыгы, туризм, ислам финанславы һәм хәләл индустрия өлкәсендә Әмирлек бизнесы белән хезмәттәшлек итәбез», - дип билгеләп үтте Президент.

Әңгәмә барышында катнашучылар Татарстан һәм БГЭ арасында, шул исәптән «КАМАЗ» һәм Зеленодольск суднолар төзү заводы линиясе буенча хезмәттәшлекне алга таба үстерү өчен өстенлекле юнәлешләрне билгеләделәр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.