Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында М-12 трассасын төзү мәсьәләсе турында киңәшмә уздырды
Киңәшмә Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Булачак төзелеш, тулаем алганда, әлеге зур проектны тормышка ашыру буенча актуаль мәсьәләләр каралды.
Исегезгә төшерәбез, М-12 тиз йөрешле трассасы проекты Казан һәм Мәскәүне ил башкаласына 6,5 сәгать эчендә барып җитәргә мөмкин булган яңа юл белән тоташтырачак. Мәскәүдән алып Казанга кадәр сузылган М-12 трассасын 2024 елда файдалануга тапшырырлар дип көтелә.