Алексей Песошин Татарстан Республикасында телләр турындагы законны гамәлгә ашыру Советы утырышын уздырды

12.03.2021

ТР Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасында телләр турындагы законны гамәлгә ашыру Советы утырышын уздырды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Анда  ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

2020 елда Татарстан Республикасында телләр турындагы законның үтәлеше турында республика министрлары сөйләде.

ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин хәбәр иткәнчә, хакимиятнең башкарма органнары тел законнарын гамәлгә ашыруның 15 күрсәткеченнән 12 күрсәткечкә ирешкән, ә җирле үзидарә органнары уннан бишесенә генә ирешә алган.

Министр билгеләгәнчә, 2020 елда Татарстан халкыннан дәүләт хакимияте органнарына татар телендә килгән мөрәҗәгатьләр саны 20 тапкырга арткан. Барлык җаваплар да татар  телендә җибәрелгән.

2020 елда норматив хокукый актның  99,4 %ы (1062 документның алтысы гына тәрҗемә ителмәгән) һәм  муниципаль актның  99% ы татар телендә басылып чыккан. Узган еллардагы күп кенә документлар әлегә татар теленә тәрҗемә ителмәгән. 2018 елдан башлап 25 меңнән артык акт бары тик рус телендә генә урнаштырылган.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов хәзерге вакытта Татарстан территориясендә 13 мең 783 юл күрсәткече урнаштырылган, шуларның 10 мең 210ы – ике дәүләт телендә, дип хәбәр итте.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев сүзләренчә, Татарстанда барлык урам күрсәткечләре дә ике дәүләт телендә башкарылган. Моннан тыш, башка этнослар (рус һәм татар булмаган) күпләп яшәгән урыннарда барлык элмә такталарда һәм күрсәткечләрдә аларның туган телләрендә язулар бар.

Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов милли мәдәниятләрне һәм телләрне саклауга һәм үстерүгә ярдәм итү өчен елына 2 мең мәдәни чара үткәрелүе турында сөйләде. Узган елда күп чаралар онлайн форматта уздырылган.

Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча ТР Президенты каршындагы комиссия эше турында ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов сөйләде. Үзенең чыгышында ул телне саклау милли мәгариф белән тыгыз бәйләнгән, дип ассызыклады.

Узган елда Комиссия ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергә кызыклы проектларны гамәлгә ашырды. Республика мәктәпләрен, балалар бакчаларын уку-методик комплектлар, уеннар, интерактив такталар белән тәэмин итү эше бара.

Моннан тыш, татар теле буенча курслар оештырылды. Казанның берничә мәктәбендә укучыларның ата-аналары өчен һәм төбәкнең эре шәһәрләрендә КФУ базасында татар теле буенча түләүсез курслар эшли башлады, аларда 700 дән артык кеше укый.

Шулай ук милли электрон һәм басма массакүләм мәгълүмат чаралары белән уртак проектлар башланды. “Матбугат.ру” һәм “Татмедиа” белән берлектә социаль челтәрләрдә татар контентын алга этәрү буенча чаралар эшли башлады.

Комиссия эшчәнлеген Әсгать Сәфәров югары бәяләде. Ул комиссия тормышка ашыра торган проектлар киң җәмәгатьчелек тарафыннан хуплануын әйтте, һәм министрлыкларны һәм ведомстволарны тел өлкәсендәге актуаль мәсьәләләрне хәл итүгә активрак кушылырга чакырды. 

 

 

 

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.