Татарстанда 552 мең гектар көзге культуралар чәчелгән, алар яхшы хәлдә. Һава шартлары уҗымнар өчен уңай, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Марат Җәббаров кышкы чорда уҗымнарга мониторинг уздырылды, уҗымнарның юкка чыгуы күзәтелми, әмма аларны үз вакытында азотлы ашламалар белән туендыру мөһим, дип искә алды.
Агымдагы һәм киләсе айда республика хуҗалыкларына төп юнәлешләр буенча субсидияләр биреләчәк, шул исәптән минераль ашламалар сатып алуга - 1 млрд сум, техник модернизацияләүгә 554 млн сум була. Моннан тыш, эретә торган комплекслар төзегәндә минераль ашлама сатып алу өчен 1,3 коэффициент каралган.
Министр орлыклар турында җентекләбрәк сөйләде. Сабан культураларын чәчү өчен 350 мең тонна орлык кирәк, тәэмин ителеш – 106%. Чәчүлек сыйфаты буенча 86% орлык тикшерелгән.
“Район өчен яраклы булмаган орлыкларны чәчү хуҗалыкны үсемлекчелек юнәлеше буенча дәүләт ярдәменә хокуктан мәхрүм итә. Читтән кертелгән орлыклар буенча — кукуруз, көнбагыш, шикәр чөгендере. Орлык — уңышның нигезе ул”, - диде министр.
Марат Җәббаров шулай ук авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә ремонтлау дәвам итә, дип хәбәр итте. Бүгенге көнгә аларның әзерлеге: тракторлар буенча – 94%, чәчкечләр – 97%, чәчү комплекслары- 91%, культиваторлар- 94%. Тагын 840 тракторны ремонтларга кирәк.
Ул чәчү комплексларын әзерләүнең мөһимлеген әйтте. Нәкъ менә алар белән бөртекле культураларның 70%ын чәчә. Тугыз районда машиналар тулысынча әзерләнгән, тагын 64 комплекска ремонт кирәк.
Алексей Песошин районнарга минераль ашламалар туплауны тизләтергә кирәклеген искәртте, бу - яхшы уңышның мөһим өлеше, диде ул.