Рөстәм Миңнеханов Росреестрның яңа архив саклагычында булды

10.03.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районының Столбище авылында урнашкан Росреестрның яңа үзәкләштерелгән архивында булды. Аны Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова һәм Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров озата йөрде.

Архив саклагыч документларны кәгазьдә саклау өчен билгеләнгән. Яңа объектның куәте 33тән 65 млн. га кадәр архив эше – А4 форматындагы 1 млрд. тан да ким булмаган кәгазьләрне бик озак вакытта саклауны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Рөстәм Миңнеханов саклагычның заманча эш шартлары һәм аның техник җиһазланышы белән танышты. Президентка хәбәр ителгәнчә, документларны саклау өчен мобиль стеллажлар кулланылачак. Конструкциянең үзенчәлекләре аларны махсус рельслар буенча тулы бер модульләр белән хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирә. Документлар яктылык, температура-дымлылык һәм санитар-гигиена таләпләренә туры китереп сакланачак.

Шулай ук республиканың архив фондларын яңа саклауга урнаштыру мөмкинлеге карала. Моның өчен аерым бүлмәләрне махсус саклау чаралары белән җиһазландырырга кирәк: вентиляция, ягулык нитро нигезендә документлар өчен суыткыч шкафлар, зур кәтүкләр һәм карталар өчен махсус стеллажлар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.