Илсур Һадиуллин 2021 елда БДИ уздыру турында сөйләде

09.03.2021

Быел югары уку йортына укырга керергә планлаштырмаган 11 классны тәмамлаучылар БДИ урынына рус теле һәм математикадан дәүләт чыгарылыш имтиханын тапшырачаклар. Бу урта белем турында аттестат алу өчен нигез булачак.

Бу хакта ТР хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Брифинг барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Илсур Һадиуллин 2021 елда бишле билгеләреннән генә торган аттестат һәм медаль алу тәртибен аңлатты.

“Бишле билгеләреннән генә торган урта гомуми белем турындагы аттестат бирелгәндә барлык фәннәрдән йомгаклау билгеләре „бик яхшы“ булудан тыш, имтихан нәтиҗәләре дә исәпкә алына”, - диде ул.

Министр сүзләренчә, медальгә баручы укучы бердәм дәүләт имтиханын сайлаган очракта рус теленнән кимендә 70 балл җыярга тиеш. Әгәр ул дәүләт чыгарылыш имтиханын сайласа, аңа мәҗбүри тапшырыласы фәннәрдән “бишле” билгесе алырга кирәк.

“Әгәр дә медальгә һәм бишле билгеләреннән генә торган аттестатка баручы укучы мәҗбүри предметлардан минималь бусаганы беренче омтылыштан үтә алмаса, медаль алу хокукын югалта”, - дип ассызыклады министр.

Быел югары уку йортына укырга керергә планлаштырмаган 11 классны тәмамлаучылар БДИ урынына рус теле һәм математикадан дәүләт чыгарылыш имтиханын тапшырачаклар. Бу урта белем турында аттестат алу өчен нигез булачак.

Югары уку йортларына укырга керергә теләүчеләр рус теленнән һәм югары уку йортына керү өчен кирәкле фәннәрдән БДИ тапшырырга тиеш.

2021 елгы бердәм дәүләт имтиханының (БДИ) контроль-үлчәү материалларына минималь үзгәрешләр кертелгән.

“Быел чыгарылыш сыйныф укучылары зур үзгәрешләр кертелмәгән контроль-үлчәү материаллары (КҮМ) модельләре буенча имтиханнар тапшырачак. Кайбер предметлар буенча бәяләүнең аерым критерийлары гына тәгаенләнә”, диде Илсур Һадиуллин.

Информатикадан бердәм дәүләт имтиханы быел беренче мәртәбә компьютерда тапшырылачак.

“Имтиханны компьютерда тапшыру программалаштыруга, электрон таблицалар белән эшләүгә һәм мәгълүмати эзләнүгә биремнәр кертергә мөмкинлек тудырды”.

Министр сүзләренчә, 2021 елда биремнәрне С++, Java, C#, Pascal, Python, Мәктәп алгоритмик теле кебек программалаштыру телләрендә эшләү рөхсәт ителә. Бейсикта мисаллар булмаячак.

“Без хәзер информатика буенча БДИ узачак аудиторияләрне җиһазландырабыз. Компьютерлар, сканерлар, принтерлар сатып алабыз. Имтиханнар башланганчы барлык шартларны булдырачакбыз”, - дип билгеләде министр.

Быел информатикадан 2536 татарстанлы БДИ тапшырачак. Имтихан тапшыру форматы үзгәрсә дә, информатиканы сайлаучылар саны узган ел белән чагыштырганда 588 кешегә арткан.

Татарстанда быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларының 6,6 проценты, ягъни 1196 кеше бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) урынына дәүләт чыгарылыш имтиханы тапшыра.

“Бүгенге мәгълүматлар буенча, 2021 елда республикада 18 меңнән артык укучы бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак. Шуларның 16509ы - быелгы чыгарылыш укучылары, 1307се — мәктәпне алдагы елларда тәмамлаганнар, 186сы - урта һөнәри белем алучылар. 1196 укучы БДИ урынына дәүләт чыгарылыш имтиханы сайлаган”, - диде ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Имтиханнарны сайлау буенча гаризалар 1 февральгә кадәр кабул ителгән. Әлеге сроктан соң гаризаларны нигезле сәбәп булган очракта гына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына юлларга мөмкин. Төп шарт - гариза имтиханга кадәр кимендә ике атна алдан тапшырылырга тиеш.

 

 

 

 


“Татар-Информ” МА