Татарстанда 15 майга «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр 28 муниципаль районның 183 ишегалдында башланган

15.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова 2021 елда «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Әйтик, 15 майга булган мәгълүматларга караганда, 28 муниципаль районның 183 ишегалдында төзелеш эшләре башланган.

Наталия Фишман-Бекмамбетова 2020 елда урам җиһазлары белән тәэмин итүдә катнашкан һәм җитештерүнең сыйфаты буенча иң югары нәтиҗәләр күрсәткән җитештерүчеләрне атады. Өч җитештерүченең барысы да 2021 елда программада катнашу өчен гариза бирелгән.

Шул ук вакытта, браклары минималь процентта булган тотрыклы сыйфат дәрәҗәсен күрсәткән җитештерүче компанияләр дә аталды.

Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе 2020 елда шулай ук «Безнең ишегалды» программасы өчен продукция китергән һәм үзен сыйфатсыз тәэмин итүчеләр буларак күрсәткән предприятиеләргә җентекләп тукталды. Шулай итеп, урам җиһазлары белән тәэмин итүдә бу – металл элементларны сыйфатсыз буяу, металл элементларның коррозиясе һ. б. (Чаллы, Зәй районы һ. б.).

Рөстәм Миңнеханов тәэмин итүче компанияләр белән мәсьәләне хәл итәргә кушты, шул исәптән – ачыкланган җитешсезлекләрне бетерергә, сыйфатлы эш һәм урам җиһазларын, хезмәтләрне вакытында тәэмин итәргә кушты.

Наталия Фишман-Бекмамбетова хәбәр иткәнчә, «Безнең ишегалды» программасының кайнар линиясенә 1 майдан 14 майга кадәр гражданнардан 375 мөрәҗәгать килгән (2021 ел башыннан 2102 мөрәҗәгать кергән).

Гражданнарның уңай мөнәсәбәтләренә бәя (2021 елның гыйнварыннан) Зленодольск, Бөгелмә, Лениногорск районнарында программаны тормышка ашыру өлешендә гражданнарның уңай мөнәсәбәтләре һәм аларның мөрәҗәгатьләренә реакциясе шактый югары булуын күрсәтте.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.