Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Юстиция министры Константин Чуйченко белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Федераль ведомствоның төбәк хакимияте белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре каралды.
Исегезгә төшерәбез, Константин Чуйченко бүген Казанда «Юстиция кварталлары» төзелеше нигезенә таш салуда катнашачак. Бу заманча шәһәр киңлеге, анда Татарстан Республикасында яшәүче һәр кеше файдалана ала торган барлык хокукый хезмәтләр тупланачак. Шул исәптән анда Россия Юстиция министрлыгының территориаль идарәсе дә урнашачак.
Бүген очрашу барышында Россия Юстиция министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өлкәсендә үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Документка Константин Чуйченко һәм Рөстәм Миңнеханов имза салды.
Моннан тыш, Татарстан Президенты РФ Юстиция министрына Татарстан Республикасы дәүләт бүләген – «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.