Бүген Казанда (Һади Такташ ур.) «Юстиция кварталлары» төзелеше нигезенә таш салу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия юстиция министры Константин Чуйченко катнашты.
Казанда «Юстиция кварталлары» – ул заманча шәһәр киңлеге, анда Татарстан Республикасында яшәүче һәр кеше файдалана ала торган барлык хокукый хезмәтләр тупланачак. Шул исәптән монда Россия Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсе, түләүсез юридик ярдәм үзәге, граждан инициативалары үзәге һ. б. урнашачак.
Бүген буынга хат салынган капсула салынды һәм яңа төзелешкә старт бирелде.
Россия Юстиция министры Константин Чуйченко үзенең сәламләү сүзендә Юстиция кварталында түләүсез юридик ярдәм үзәге булачагын искәртте. Ул билгеләп үткәнчә, бу хакта Россия Президенты Владимир Путинга хәбәр ителгән, һәм ул бу инициативаны хуплап кына калмыйча, бу эшне тизләнеш тә биргән. «Безнең халык, чыннан да, моңа мохтаҗ, - дип ассызыклады Чуйченко. - Гражданнар үз вакытында һәм сыйфатлы юридик ярдәм алырга тиеш».
Россия Юстиция министры сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы җитәкчелегенең Казанда Юстиция музеен булдыру тәкъдимен хуплавы бик күркәм. «Казанда көчле юридик, фәнни мәктәп тупланган, - диде Константин Чуйченко. - Беренче Юстиция министры Державин Казанда үз эшчәнлеген башлап җибәргән. Казан – гражданнарга хокукый тәрбия бирү өчен юстиция системасын популярлаштыру өчен уңышлы сайланган урын».
РФ Юстиция министры әлеге проектның Казанның бизәге булачагына ышаныч белдерде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, юстиция кварталларына, һичшиксез, ихтыяҗ булачак, дип белдерде. «Кешеләр хокукый ярдәм сорап шатлыктан гына килми. Димәк, аларның ниндидер проблемалары да бар, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Биредә эшләүчеләр безнең гражданнарга аларның хокукларын җиткерә һәм кирәкле ярдәмне күрсәтә белергә тиеш».
Татарстан Президенты шулай ук хәбәр иткәнчә, хәзер эле проект эшләре бара. «Без төзелешне этаплап башлый алабыз, - дип ачыклык кертте ул. - Якын арада эш документлары әзер булачак. Хәерле юл сезгә!».
Белешмә өчен:
Казанда «Юстиция кварталлары»нда Россия Юстиция министрлыгының ТР буенча территориаль идарәсеннән тыш, адвокатлар, нотариуслар, дәүләт юридик бюросы, суд экспертизасы үзәге офислары урнашачак.
Гражданнар, иҗтимагый берләшмәләр, коммерциячел булмаган оешмалар һәм башка оешмалар «бер тәрәзә» режимында юридик хезмәтләр алу мөмкинлегенә ия булачак. Бу барлык кешеләр өчен дә уңайлы һәм җайлы булачак.
Биредә кешеләр проблемаларына битараф булмаган белемле юристлар эшләячәк. Проектта катнашучыларның барысы да эшнең югары стандартларын үтәргә, намуслылык һәм ачыклык принципларына җавап бирергә тиеш. Конференц-зал һәм музей төбәкнең барлык юридик җәмәгатьчелеге өчен аралашу, укыту һәм тәҗрибә уртаклашу, шәһәрнең иҗтимагый тормышында «җәлеп итү ноктасы» булачак.