Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе төркмән ягы белән сөйләшүләр алып барды. Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Ашхабадка эш сәфәре кысаларында узды.
2020 ел нәтиҗәләре буенча яклар арасында товар әйләнеше күләме 107 млн. доллар тәшкил итә. Татарстаннан төп экспорт – җир өсте транспорты чаралары, каучук, җиһазлар һәм механик җайланмалар. Үз чиратында Татарстанга пластмасса һәм алардан эшләнгән әйберләр, яшелчә һ. б. китерелә.
Төрекмәнстан – Урта һәм Үзәк Азиядә «КАМАЗ» маркалы автомобиль техникасын иң эре кулланучыларның берсе. Бүген илдә «КАМАЗ» автомобильләре паркында 9 меңнән артык берәмлек исәпләнә. Төрекмәнстанда «КАМАЗ» йөк машиналарының бөтен серияле линейкасы – үзбушаткычлар, авыр һәм тулы приводлы техника, шулай ук бу дәүләтнең халык хуҗалыгының күп тармаклары өчен махсус эшләнгән КАМАЗ шасси базасында махсус техника гаммасы бар. КАМАЗ шассиларында яңа автомобильләр һәм махсус техника чүлнең авыр шартларында файдаланыла. Хәзерге вакытта 2019-2021 елларда Төрекмәнстанга 1982 берәмлек техника китерү буенча контракт бар.
«Безнең «КАМАЗ» линиясе буенча хезмәттәшлекне киңәйтү буенча ниятләр зур», - дип билгеләп үтте Гурбангулы Бердымөхәммәдов. Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, компания тарафыннан төрле юнәлешләр буенча, шул исәптән электробуслар буенча Юл картасы әзерләнгән.
Моннан тыш, «Татнефть» ГАҖ линиясе буенча актив хезмәттәшлек үсә. Аерым алганда, компания катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру буенча хезмәт күрсәтү буенча контрактка ия. 2019-2020 елларда заказчының 120 скважинасында ремонт эшләре башкарылган, өстәмә рәвештә 106 мең тоннадан артык өстәмә нефть чыгарылган. 2021 елның гыйнварыннан Төрекмәнстанда «Татнефть» ГАҖ филиалында файдалануда булган насос-компрессор торбаларын ремонтлау буенча җитештерү эшли башлады.
«КЭР-Холдинг» ИК» ҖЧҖ компаниясе 2009 елда Төрекмәнстанда үз филиалын ачты. Компания «Төрекмәннебит» һәм «Туркменгаз» дәүләт концерннары белән хезмәттәшлек итә, алар белән хәзерге вакытта энергетика һәм нефть чыгару базары өлкәсендә гамәлдәге ике контракт эшләп килә.
Казан вертолетлар заводы беренче вертолетны 2009 елда китерде. 2015 елга кадәр Төрекмәнстанга 11 вертолет җибәрелгән иде. Ә «КВЗ» АҖ һәм «Туркменховаеллары» агентлыгы арасында имзаланган туры элемтәләр нәтиҗәләре буенча 2020-2021 елларда 1 Ми-17-1В вертолеты медицина вариантында һәм 1 АНСАТ вертолеты медицина вариантында китерелде.
Төрекмәнстан Президенты мәгълүмати технологияләр линиясе буенча хезмәттәшлек мәсьәләләренә аерым тукталды. «Без киләсе атнада смарт-ситига (акыллы шәһәр) нигез салачакбыз. Безне сезнең административ өлкәдә, хезмәт күрсәтү, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә цифрлаштыру мәсьәләләрендәге тәҗрибәгез кызыксындыра», - диде Гурбангулы Бердымөхәммәдов.
«Без барлык өлкәләрдә дә сезнең белән эшләргә әзер» , - дип тәмамлады сүзен Рөстәм Миңнеханов.
Яклар товар әйләнеше күләмен һәм номенклатураны арттыру кирәклеге турында килештеләр.
Шулай ук бүген Гурбангулы Бердымөхәммәдов һәм Рөстәм Миңнеханов күптән түгел Ахшабадка китерелгән медицина вариантындагы Ми-17-1В вертолетын карадылар. Төрекмәнстан Президенты КВЗ белән алга таба хезмәттәшлек итү буенча тәкъдимнәрне карарга әзер булуын белдерде.