Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы хокук саклау органнары белән чираттагы координацион киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә төбәкнең уку йортларында куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Татарстан Президенты моңарчы республиканың террорчылыкка каршы комиссия утырышында кабул ителгән карары нигезендә Татарстанның уку оешмаларында тикшерүләр оештырылган иде. Полиция хезмәткәрләре һәр мәктәптә булдылар. Куркынычсызлык чаралары көчәйтелде.
Киңәшмә барышында Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, «интернетта җинаятьчене үз мәкаләләрендә геройлаштыра торган күп санлы ресурслар барлыкка килүе турында, көн саен аның тормышы турында сөйләделәр».
Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Президенты хокук сакчыларының игътибарын мондый гамәлләрне катгый рәвештә кисәтү кирәклегенә юнәлтте. Гомуми фаҗига фонында мондый мәкаләләр авторлары җинаятьтән сабак аласы урынга укучыларын шундый гамәлләр кылырга этәрә. «Шуңа күрә җинаятьчене романтизацияләүнең теләсә нинди омтылышы хокук сакчыларының аерым күзәтүе астында булырга тиеш», — дип нәтиҗә ясады Татарстан Президенты.