Рәсми Татарстан сайтында экспертлар катнашында “Кайгы килгәндә туганнарга һәм дусларга ничек ярдәм итәргә (әти-әниләр өчен киңәшләр)” темасына туры эфир оештырыла

17.05.2021

Бүген Рәсми Татарстан сайтында экспертлар катнашында “Кайгы килгәндә туганнарга һәм дусларга ничек ярдәм итәргә (әти-әниләр өчен киңәшләр)” темасына темасына туры эфир оештырыла.

Эксперт буларак КДМАнең психотерапия һәм наркология кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты Марина Белоусова катнаша.

Очрашуның модераторлары – ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм ТР Яшьләр эшләре министры унынбасары Алла Кондратьева.

Эфир 10.00 сәгатьтә башлана.

Кайнар линия телефоны: (843) 294-96-10

 

 


ТР Президенты матбугат хезмәте