Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләре тапшырганда: Без гражданнарның томыш сыйфатын арттыру, көчле һәм яңартылган Россия төзү курсын һәрвакыт хуплыйбыз

12.06.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алдынгы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Чара Россия көненә багышланды һәм Казан Кремлендә узды.

"Көчле Россияне көчле төбәкләр булдыра, - диде Рөстәм Миңнеханов, тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. - Күп буыннарның нәтиҗәле хезмәте, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин һәм федераль үзәк ярдәме белән Татарстан бүген илнең алдынгы, таяныч төбәге булып тора. Без эзлекле рәвештә гражданнар тормышын сыйфатлы яхшыртуга, куәтле, яңартылган Россия төзелешенә юнәлешне хуплыйбыз".

Барлыгы Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының 36 дәүләт бүләге тапшырылды.

ТР Президенты Р.Н. Миңнехановның Россия көне уңаеннан дәүләт бүләкләрен тапшырудагы тезислары:

«Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән дәүләтебезнең төп бәйрәме – Россия көне белән котлыйм! Бу көнне сез Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының лаеклы бүләкләрен алачаксыз.

Без меңьеллык тарихы һәм бай мәдәни мирасы булган илдә яшәвебез һәм эшләвебез белән горурланабыз. Хезмәт, фән, мәгариф, мәдәният һәм рухи өлкә кешеләреннән, шулай ук уңышлы идарәчеләрдән – илнең социаль-икътисадый үсеш темплары; аның куәтен ныгыту; икътисадта, сәясәттә һәм социаль өлкәдә җитди каршылыкларны уңышлы җиңү сезгә бәйле.

Көчле Россияне көчле төбәкләр булдыра. Күп буыннарның нәтиҗәле хезмәте, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин һәм федераль үзәк ярдәме белән Татарстан бүгенге көндә илнең алдынгы, таяныч регионы булып тора. Без эзлекле рәвештә гражданнар тормышын сыйфатлы яхшыртуга, куәтле, яңартылган Россия төзүгә юнәлеш бирәбез.

Бүген без Кораллы Көчләр һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарын хөрмәтлибез: 20 ел Татарстан ветераннар хәрәкәтен уңышлы җитәкләгән Әхәт Гайнулла улы Юлашевны; хокук саклау органнары ветераны Шамил Хөсәен улы Дәүләтгилдиевны; «Ак барс» эре холдинг компаниясе җитәкчесе Иван Михайлович Егоровны һәм «Әфган» хәрәкәтенең алыштыргысыз лидеры, шулай ук республиканың Ислам дөньясы белән элемтәләрен үстерүгә зур өлеш керткән Хәйдәр Мөхәммәтбәк улы Галиевны.

Бүгенге тантанада республикабызның башлыклары – Энгель Нәвап улы Фәттахов һәм Рәис Нургали улы Миңнеханов та катнаша. Алар тырыш хезмәтләре белән Татарстанның социаль-икътисадый алгарышына һәм илебезнең агросәнәгать комплекслары үсешенә зур өлеш кертә.

Шулай ук тантанада хөрмәтле владыка Кирилл да катнаша.Татарстан митрополиясе Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте һәм башка традицион диннәр белән бергә җәмгыятьне рухи торгызуда зур роль уйный.

Бүләкләнүчеләр арасында – Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Николаевич Демидов, ул республиканың федераль органнар белән тыгыз бәйләнешен ныгытуга һәм федераль программаларны тормышка ашыруга зур өлеш кертә.

Дәүләт бүләкләренә көч структуралары вәкилләренең зур төркеме лаек булды. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте, сәламәтлек саклау органнары җитәкчеләрен һәм барлык табибларны аерым билгеләп үтәм – сез коронавирус инфекциясенә каршы көрәшнең алгы сафларында булдыгыз, мәкерле чир таралмасын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләдегез. Сезгә безнең чиксез хөрмәтебезне белдерәсем килә!

Гадәттәгечә, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, фән-мәгариф, мәдәният һәм сәнгать өлкәләре вәкилләренә бүләкләр һәм исемнәр бирелде. Сез үз хезмәтегез белән матди һәм рухи кыйммәтләр тудырасыз, алардан башка тормышыбызны күз алдына китерү кыен. Иң җылы сүзләребезне һәм рәхмәтебезне олы галимебез Индус Ризак улы Таһировка җиткерәсем килә.

Бүләкләнүчеләр арасында – күренекле галим-археолог, республиканың тарихи һәйкәлләрен ЮНЕСКО объектлары дип тануга зур өлеш керткән Фаяз Шәрип улы Хуҗин; озак еллар Казан консерваториясен җитәкләгән һәм дөньякүләм танылган атаклы музыкантлар плеядасын тәрбияләгән Рубин Кәбир улы Абдуллин, шулай ук башка күренекле хезмәтчәннәр һәм җитәкчеләр бар.

Кадерле дуслар! Сезнең һәрберегез үз тармагында лаеклы һәм танылган, яшьләр өчен үрнәк булып тора. Без сезнең белән горурланабыз! Сезне лаеклы бүләкләр белән котлыйм, туган республикабыз һәм Россия Федерациясе үсешенә керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәсем, нык сәламәтлек, хезмәттә һәм иҗатта яңа үрләр яулавыгызны, иминлек һәм бәхет телим.

Сезнең лаеклы бүләкләрегез белән котлыйм. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, эшегездә һәм шәхси тормышта уңышлар телим".    


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.