Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашуында Татарстан эшкуарлары әлеге базар мөмкинлекләрен ешрак куллана алсын өчен электрон сәүдә өлкәсендә нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында сүз барды.
Очрашу «E-com PORTAL» ҖЧҖ логистик үзәге мәйданчыкларында узды. Үзәк Татарстан Республикасының Питрәч муниципаль районы Кощаково авылында урнашкан һәм Татарстанда эшкуарларга маркетплейсларда товарларны алга этәрү буенча комплекслы хезмәтләр күрсәтүче беренче компания булып тора.
Очрашуда Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, Питрәч һәм Зеленодольск муниципаль районнары, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, «Ак Барс» банкы, иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр вәкилләре катнашты. Видеоконференцэлемтә аша чарада катнашучыларга «Вайлдберриз» ҖЧҖ генераль директоры Татьяна Бакальчук, «Эшлекле линияләр» ДК генераль директоры Фәрит Мәдәни, шулай ук «Электрон сәүдә үзәге» КАБОның Экспертлар советы әгъзалары да кушылды.
Очрашуның модераторы – Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев һәм ЦЭТ Эксперт советы рәисе, iWENGO электрон коммерция бизнес-мәктәбенә һәм LENNUF маркетплейсларын эшләтеп җибәрү платформасына нигез салучы Юлиана Гордон.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республиканың максаты эшкуарларга онлайн-мәйданчыкларда сәүдә итү өчен шартлар тудыру гына түгел, ә җирле җитештерүчеләр продукциясен алга чыгару да мөһим. Хәтта эре бизнеста барлык уенчылар да электрон мәйданчыклар белән эшли алмый, һәм аларны өйрәтергә кирәк, дип билгеләп үтте ТР Президенты.
"Бер урында тору – бу артка таба хәрәкәт итү дигән сүз. Көн саен яңа товар, яңа куллану үзенчәлекләре уйлап табарга кирәк. Бүген кызыклы нәрсәләр күп, һәм өч ай, ярты ел уза, инде ниндидер яңа әйберләр барлыкка килә. Әгәр дә без-дәүләт хезмәткәрләре дә шулай ук сезнең кебек тиз уйласак һәм эшләсәк, тормышыбыз тагын да яхшырак булыр иде", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев хәбәр иткәнчә, Татарстан компанияләренең маркетплейсларда үз товарларын сата торган аккаунтлары саны ел башыннан 61%ка арткан һәм бүген 7933 аккаунт тәшкил итә.
Очрашу барышында маркетплейсларда үзмәшгульлек продукциясен сатуны чикләү, җиңел сәнәгатьтә эшче белгечлекләргә кытлык, электрон сәүдә каналлары буенча авыл хуҗалыгы продукциясен алга этәрү, эшкуарлар өчен интернет-сатулар буенча укыту программаларын эшләү кебек мәсьәләләр каралды.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген электрон сәүдә темасы мөһим һәм кызыклы. Ул бүгенге көндә ихтыяҗ зур булган белгечлекләр буенча уку оештыру тәкъдимен бәяләде.
Әйтик, «Balabuy» балалар киемен тегү фирмасы вәкиле Елена Батаева, компаниягә тегүчеләр җитми, дип сөйләде. Рөстәм Миңнеханов ресурс үзәкләре базасында белгечләр әзерләүне оештырырга тәкъдим итте. «Бездә ресурс үзәкләре җитәрлек, анда моны оештырырга була", - диде ул.
ТР Президенты ассызыклаганча, республикада җитештерүчеләргә ярдәм күрсәтеләчәк һәм җирле җитештерүчеләр продукцияне республика символлары белән сату тәкъдиме белән чыкты.
Очрашу барышында эшкуарлар үзмәшгульлек белән эшләүнең кыенлыклары турында сөйләштеләр. Шулай, билгеләп үтелгәнчә, үзмәшгульләр үз статусларыннан явызларча файдаланалар. Kazan Express маркетплейсы вәкиле, товар җибәрүчедән, чыннан да, теге яки бу товарны җитештерү-җитештермәвен тикшереп, продукцияне алдан соравын әйтте.
«Әйе, без тәртип тәэмин итәргә тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Үзмәшгульләр белән эшләүнең катгый регламентын булдырырга кирәк". Шул ук вакытта ул эре уенчылар белән эшләү, үзмәшгульләрне кабул итә алсын өчен аларны җәлеп итү мөһим, дип билгеләп үтте.
Шулай ук маркетплейсларда сәүдә өчен кадрлар әзерләү мөмкинлеге дә каралды.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда макретплейслар белән электрон сәүдәне үстерү буенча системалы эш алып барыла. Шулай итеп, ике эре маркетинг комплексы – Wildberries һәм Ozon – Зеленодольск районында үз логистик үзәкләрен урнаштырдылар (мәйданы 100 мең кв.м.), Ozon - 37 мең кв. м.).