Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Үзбәкстанга килде

16.06.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Үзбәкстан Республикасына килде.

Ташкент халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры Сәрдәр Умурзаков һәм Россия Федерациясенең Үзбәкстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Олег Мальгинов каршы алды.

Үзбәкстанда Татарстан Президентының «Татарстан-Үзбәкстан» эшлекле форумында катнашуы, бизнес-даирәләр белән очрашу, «TEXNOPARK» ҖЧҖдә булу, Үзбәкстан җитәкчелеге дәрәҗәсендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең көн тәртибе буенча эше планлаштырыла.

Шулай ук сәфәр кысаларында Рөстәм Миңнеханов гадәттәгечә җирле татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.