Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның электрон сәүдә өлкәсе эшкуарлар бергәлеге белән очрашуы онлайн трансляцияләнәчәк

15.06.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның электрон сәүдә өлкәсенең эшкуарлар бергәлеге белән очрашуы онлайн режимында трансляцияләнәчәк.

Трансляцияне Рәсми Татарстан сайтның төп битендә сылтама буенча карарга була.

Чараның модераторы – Татарстан Республикасында Эшкуарлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев.

Маркетплейсларда үзмәшгульлек продукциясен сату, җиңел сәнәгатьтә эшче белгечлекләргә кытлык, халыкара маркетейсларга чыгуга ярдәм итү һәм экспорт операцияләрен камилләштерү кебек мәсьәләләр каралачак.

Трансляция 2012 елның 15 июнендә 15.00 сәгатьтә башлана.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.