Алексей Песошин экологик куркынычсызлык проблемалары буенча күчмә киңәшмәдә катнашты

16.06.2021

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин экологик куркынычсызлык проблемалары буенча күчмә киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә Самарада узды.

Киңәшмәне Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев уздырды. Анда Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары, федераль министрлыклар һәм ведомство вәкилләре катнашты.

Фикер алышу барышында экологик куркынычсызлык проблемаларына аерым игътибар бирелде. Идел буе федераль округы чикләрендә булган ил субъектларында экологик хәлнең кискенләшүенә бәйле янауларны нейтральләштерү буенча өстәмә чаралар каралды.

Игорь Комаров хәбәр иткәнчә, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасының яңа объектларын модернизацияләү һәм төзү буенча чаралар үткәрелгән, 19 км озынлыкта елга үзәннәрен чистартканнар, әлеге су объектлары янында 150 меңнән артык кешенең экологик яшәү шартлары яхшыртылган.

Урман хуҗалыгы өлкәсендә техник базаны актив яңарту бара: 4,5 меңнән артык махсус техника һәм җиһазлар сатып алынган.  

Шулай ук киңәшмәдә катнашучылар ачыкланган табигатьне саклау законын бозулар өстәмә чараларны гамәлгә кертүне таләп итә, дип билгеләделәр.


ТР Президенты матбугат хезмәте. Идел буе федераль округы сайты материаллары буенча.