Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Үзбәкстан премьер-министры урынбасары, инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры Сәрдәр Умурзаков «Татарстан-Үзбәкстан» эшлекле форумында катнаштылар. Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Ташкентка эш визиты белән килде.
Форум башланыр алдыннан «УзЭкспоЦентр» милли күргәзмә комплексында оештырылган Татарстан сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсен карадылар. Үз экспозицияләрен 14 предприятие тәкъдим итте: «Казан вертолет заводы» АҖ, «Эйдос-Медицина» ҖЧҖ, «Химград» АҖ, «ЕлАЗ ҖБ» АҖ һәм башкалар.
Форумны ачып, Рөстәм Миңнеханов Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләре кысаларында төбәкләр дәрәҗәсендә эшнең мөһимлеген билгеләп үтте. "Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинга һәм Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Миронович Мирзиевка төбәкара хезмәттәшлекне үстерүгә күрсәткән игътибары һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерәсем килә", - дип билгеләп үтте ТР Президенты.
Сәрдәр Умурзаков үз чиратында Рөстәм Миңнехановка форумда шәхсән катнашканы өчен рәхмәт белдерде. «Татарстан Россия Федерациясе белән стратегик партнерлыкта аерым урын алып тора. Ышанычлы хезмәттәшлегебезне югары бәялибез. Үзбәкстанда бүген 300 меңгә якын татар яши. Үз чиратында Татарстанда 9 меңгә якын ватандашыбыз яши. Безнең мәдәният, тел охшашлыгыбызны аерым билгеләп үтәсем килә. Безнең элемтәләрне ныгытырга һәм киңәйтергә кирәк", - дип тәмамлады сүзен Үзбәкстан вице-премьеры.
Татарстан белән Үзбәкстан арасында хезмәттәшлек 1993 елда имзаланган хөкүмәтара килешү нигезендә төзелә, моннан тыш, Татарстан - Үзбәкстан вәкиллеге барлыкка килгән беренче республикаларның берсе.
Пандемия чорында 19,7% ка кимегән һәм 2020 ел нәтиҗәләре буенча 156 млн доллар тәшкил иткән товар әйләнешен торгызу өчен үзара товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр күләмнәрен һәм номенклатурасын арттыру юнәлешендә эшләргә кирәк, дип билгеләп үтте форумда катнашучылар. Бүген Үзбәкстанда Татарстанның кайбер предприятиеләре вәкиллекләре эшли. Бу - Ташкентта КАМАЗ автоүзәге (2018 ел), Сәмәркандта КАМАЗ җыю линиясе (2019 ел), «Татнефть» линиясе буенча эш алып барыла.
Үзбәкстанны үз продукциясе белән тәэмин итүдә республика МИ сериясе вертолетлары, төрле модификациядәге Ансатлар, нефть химиясе продукциясе, авыл хуҗалыгы техникасы, автомобиль шиннары, «Хәләл» продукциясе кебек юнәлешләрне ассызыклый.