Татарстан Президенты Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов белән очрашты

16.06.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ташкентка эш сәфәре кысаларында Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры Абдулла Арипов белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, элегрәк, апрель аенда, Үзбәкстан Хөкүмәте башлыгы кушуы буенча Татарстанга Ташкент һәм Ташкент өлкәсе хәкимнәре, торак-коммуналь хезмәт күрсәтү министры килде. «Бу территорияләрне үстерүнең төп юнәлешләре буенча тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирде. Нәкъ менә шундый үзара визитлар яңа практикалар алырга һәм эшлекле элемтәләрне җайга салырга мөмкинлек бирә", - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

"Без Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне актив үстерәбез. Узган ел пандемия аркасында товар әйләнеше кимеде, арттыруны процентларда түгел, ә берничә мәртәбә арттырачакбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Россия белән Үзбәкстан арасындагы мөнәсәбәтләр хәзер моңарчы күрелмәгән күтәрелеш кичерә. Сезнең җитәкчелектә Татарстан Республикасы – Россия Федерациясенең иң уңышлы субъектларыннан берсе. Ышанам ки, бу визит безнең мөнәсәбәтләрне тагын да тирәнәйтергә мөмкинлек бирәчәк», - дип белдерде Үзбәкстан Премьер-министры.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.