Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашты

24.06.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Анкарага эш сәфәре кысаларында Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашты.

Төркия Президенты Рөстәм Миңнехановның милли башкарудагы эшлекле костюмга аерым игътибар биреп: "Яхшы күренә. Матур", - диде.

"Безнең элемтәләр Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан-Төркия сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерүгә яхшы этәргеч бирә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без дәүләтләребез арасында нәтиҗәле бәйләүче буын булырга тырышабыз. Якларның киләчәктә дә элемтәләрне үстерүгә өметләнүе мөһим ".

Төркия Республикасы - Татарстанның алдынгы чит ил партнерларының берсе. 2020 елда Төркия компанияләре республикага якынча 2 млрд. доллар инвестицияләгән.

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте