Әнкарага эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов «Karba Otomotiv» заводында булды

24.06.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Анкарага эш сәфәре кысаларында «Karba Otomotiv» заводында булды.

Компания йөк автомобильләре шассиларына, шул исәптән янгын сүндерү машиналарына, чүп-чар ташучы машиналарга, гидравлик күтәртү платформаларына, коткару машиналарына, ашыгыч ярдәм машиналарына, махсус билгеләнештәге автомобильләргә һ.б.ларга өстәлмә җайланмалар җитештерү белән шөгыльләнә.

"Karba Otomotiv" үз продукциясен дөньяның 45 иленә чыгара. 2021 елның мартында Төркия ягы «КАМАЗ»ГАҖгә эш сәфәренә килгән иде. Ниятләр турында беркетмә имзаланды.

Хәзерге вакытта «КАМАЗ» ГАҖ белгечләре Төркия коллегаларыннан Россия базарында әзер автомобильләрнең перспективаларына бәя бирү, шулай ук монтажны гамәлгә ашыру һәм киләчәктә җитештерүне локальләштерү өчен мәйданчыкны сайлау белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышуга күчү өчен беренче коммерциячел тәкъдим көтә.

"Төркия Республикасы безгә тарихи яктан якын. Бүген безнең дәүләтләр һәм милли лидерлар арасындагы мөнәсәбәтләр бик уңай. Бу безгә илләребез икътисады өчен тулы көчкә эшләргә мөмкинлек бирә", - диде ТР Президенты очрашуда.

Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ»ның хезмәттәшлеккә әзерлегенә игътибар итте. "Төркия бизнесы үзен бик лаеклы күрсәтте. Без Төркия ягының безне тулысынча аңлавын күрәбез", - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Компания җитәкчелеге Рөстәм Миңнехановка Татарстан-Төркия проектларын гамәлгә ашыруда шәхсән катнашканы һәм аларга ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

Очрашу ахырында «Karba Otomotiv» компаниясе һәм «КАМАЗ» ГАҖ арасында килешүгә кул куелды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.