Рөстәм Миңнеханов Төркия Бөек Милли Мәҗлесе Рәисе Мостафа Шинтоп белән очрашты

24.06.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Анкарада Төркия Бөек Милли Мәҗлесе Рәисе Мостафа Шентоп белән очрашты.

«Без Президентларыбыз Владимир Путин белән Рәҗәп Эрдоган арасындагы якын мөнәсәбәтләр төбәкләр, аерым алганда, Татарстан белән мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итсен өчен һәрвакыт зур көч куябыз. Пандемия безнең элемтәләрне чикләде. Йөзгә-йөз очрашырга вакыт җитте», - дип сәламләде Мостафа Шентоп Рөстәм Миңнехановны.

«Без эшкуарларыбызның Татарстанга карата кызыксынулары артуын күзәтәбез. Мәсәлән, безнең Россиягә инвестицияләрнең 1/4 өлеше нәкъ менә сезнең республикага туры килә», - дип билгеләп үтте ул.

Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан Төркия белән мөнәсәбәтләрне төп партнерларның берсе буларак бәяли. «Пандемия безнең товар әйләнешен нык киметте. Мондый турыдан-туры элемтәләр пандемиягә кадәр дәрәҗәсенә әйләнеп кайтыр, дип өметләнәм. Сезнең ил компанияләре республикага якынча 2 млрд. доллар инвестицияләделәр, бездә 10 Төркия заводы уңышлы эшли», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, парламентара хезмәттәшлекнең беренче беркетмәсенә 26 ел элек кул куелган иде. Шуннан бирле ике як парламентлары актив хезмәттәшлек итә.

Белешмә өчен:

Төркиянең Бөек Милли Мәҗлесе (ВНСТ) — Төркия Республикасының Югары бер палаталы закон чыгару органы (парламенты), аны шулай ук «Мәҗлис» (төрекчә) дип атыйлар. Meclis). Биш елга гомуми сайлауларда партия исемлекләре буенча, шулай ук 85 сайлау округында сайлана торган 600 депутаттан тора. Парламентта 10%тан артык тавыш җыйган партияләр тәкъдим ителә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.