Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әнкарага эш сәфәре кысаларында Төркия эшлекле даирәләре вәкилләре белән түгәрәк өстәл эшендә катнашты.
«Без Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан-Төркия сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирәбез», - дип белдерде ТР Президенты, очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Татарстан турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика төп макроикътисадый күрсәткечләр буенча Россия Федерациясенең лидер төбәкләре арасында. Татарстан ел саен 36 млн. тоннага якын нефть чыгара, аның яртысыннан артыгы эшкәртелә.
Татарстан – синтетик каучук җитештерүче һәм аның экспортеры. Авиатөзелеш – самолетлар һәм вертолетлар җитештерү, шулай ук двигательләр төзү яхшы үсеш алган.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан – йөк автомобильләре җитештерүче иң эре компанияләрнең берсе. «КАМАЗ»лар Дакар ралли-рейдларында күп тапкырлар җиңү яулыйлар. Шулай ук республикада суднолар, газ суырту станцияләре, компрессорлар, автомобиль шиннары һ.б.лар җитештерелә.
«Без Төркия бизнесының киләчәктә дә Татарстанда үз проектларын үстерүе, безнең республиканы Россия һәм Евразия базарларына чыгу мәйданчыгы буларак куллануы белән кызыксынабыз. Без сезнең компанияләргә һәрьяклы ярдәм күрсәтәчәкбез», - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов сүзен.