Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федераиясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты.
Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе Казанның 242 нче сайлау участогында тавыш бирде.
Искә төшерәбез, бүген Россиядә VIII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауның өченче - йомгаклау көне уза.
Республикада 2,8 мең сайлау участогы эшли.