Бүген, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирүнең финал көнендә, «Ак Барс Арена» стадионы янында бәйрәм концерты булды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин да булдылар.
«Тавыш бирүдә катнашкан һәр кешегә сезнең көчле гражданлык позициягез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. «Көчле Россия – көчле төбәкләр» позициясе өчен. Безгә Федераль Собраниедә республикабыз данын яклаячак команданы формалаштыру бик мөһим иде», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов җыелганнарга.
«Без Татарстан Республикасы гражданнарыбыз тормышы уңайлы булсын өчен бөтенесен эшләячәкбез. Сезгә сәламәтлек телим. Үзегезне саклагыз!» - диде ТР Президенты.
Исегезгә төшерәбез, махсус беләзекләре булганнар «Я проголосовал!/Мин тавыш бирдем!» концертка килә алачаклар.