Рәсми Татарстан сайтында Kazan Digital Week 2021 пленар утырышының онлайн-трансляциясе оештырылачак

20.09.2021

Иртәгә, 21 сентябрьдә, «Казан Экспо» мәйданчыгында Kazan Digital Week 2021 халыкара форумы кысаларында чаралар узачак.

Форумның пленар утырышы төп вакыйга булачак. РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максим Шадаев һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә.

Утырышның Онлайн-трансляциясе Рәсми Татарстан сайтында оештырылачак. Трансляция 10:45 сәгатьтә башлана.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.