Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пермь дәүләт университетындагы фаҗигале вакыйгалар уңаеннан Пермь крае Губернаторы Дмитрий Махонинга кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.
«Хөрмәтле Дмитрий Николаевич! Татарстанлылар исеменнән, шәхсән үз исемемнән Пермь дәүләт университетында ату аркасында һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашам, - диелә телеграмма текстында. - Бу коточкыч фаҗига Татарстан Республикасында яшәүче һәр кешенең йөрәгенә бик зур кайгы булып ятты. Уку йортында булган тагын бер кешелексез, рәхимсез һәм чиксез җинаятькә карата уртак ачуыбызны белдерә торган сүзләрне табуы кыен. Сезнең кайгыгызны һәм хәсрәтегезне уртаклашып, барлык зыян күрүчеләргә тизрәк терелүләрене, ә һәлак булганнарның гаиләләренә – көч-куәт, батырлык һәм күркәм сабырлык телибез».